news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тимер ватыклары төяп барган «ГАЗ»ларны юллардагы патруль хезмәте тоткарлаган

Хәл Казан – Ульяновск юлында булган

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казан – Ульяновск машина юлының 100 нче чакрымында 24е көнне алны-артлы ике «ГАЗ-3302» йөк машинасы туктатылган булган. Аларның икесендә дә 900-950шәр килограмм тимер ватыгы төялгән, ләкин шуңа тиешле документлары булмаган. Нәтиҗәдә, алар белән идарә итүче 1985 һәм 1953 елгы затлар, мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Буа эчке эшләр бүлекләренә китерелгән.

 Бу хакта республика ЮХИДИ идарәсенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау бүлеге хәбәр итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot