Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Тимер» батальонының медицина взводы алабугалыларга рәхмәт белдерә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанның «Тимер» батальонының медицина взводы (57нче мотоукчылар полкы) КФУның Алабуга институты укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Олег Анатольевич Разживинга подразделениега даими ярдәм күрсәткәне өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Ярты ел элек Олег Анатольевич хәрбиләргә « УАЗ-«буханка» автомобилен тапшырган иде, ул яралыларны эвакуацияләү һәм медикаментлар китерү өчен актив кулланыла. Бу машина ярдәмендә дистәләгән кешенең гомерен саклап кала алганнар.
Ә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Олег Анатольевич «Вместе к Победе!» хәрәкәтенең 95нче гуманитар конвое составында хәрбиләргә яңа кыйммәтле бүләк — эвакуация төркеме өчен мотоцикл китерде, бу алгы сызыкта медикларның мобильлеген сизелерлек арттырачак.
«Сезгә, Олег Анатольевич, игелекле йөрәгегез һәм чын патриот булуыгыз өчен зур рәхмәт!» — диләр хәрбиләр.
Шулай ук хәрбиләр Альберт Зөфәр улы Нигамаевка һәм Алабуга институты студентларына, археология түгәрәгенә йөрүчеләргә штурм ротасына мотоцикл алганнары өчен зур рәхмәтләрен белдерә.
«Бары бергә — һәм җиңүгә генә!» — дип ассызыклый хәрбиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз