Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Тимер» батальоны хәрбиләре Татарстан Президентына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде
«Тимер» батальонында үз теләкләре белән хезмәт итүче хәрбиләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм ТР ДОСААФ оешмасына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
«Безнең кәеф шәп, Татарстан Республикасыннан гуманитар ярдәм алабыз. Шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевичка, ТР ДОСААФ оешмасына һәм «Кызыл хач»ка безгә җибәргән барлык әйберләре һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерәсем килә. Без җиңәчәкбез», - диде бер хәрби.
Батальонда үз теләкләре белән хезмәт итүчеләргә хәрби бурычлар вакытында кирәк булачак чаралар һәм яңа техника җибәрделәр.
Республика безне кирәкле әйберләр, хәзерге заман кирәк-яраклары, яңа техника белән белән тәэмин итә. Алгы сызыкта болар барысы да бик кирәк. Без куелган бурычны үтәячәкбез», - диде тагын бер хәрби.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз