news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тимер» батальоны командиры урынбасары: Хәрбиләрнең күбесе Президент сайлауда тавыш бирә

«Тимер» батальоны командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Россия президентлыгына кандидатлар күрсәтелгән мәгълүмати стенд күрсәтте. Видеоязма батальонның телеграм-каналында чыкты.

Уокер кушаматлы командир урынбасары ил сакчыларының сайлауга нинди кәеф белән баруы хакында сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, хәрбиләр дәүләт башлыгы вазифасына кандидатларның барысыннан да хәбәрдар.

Уокер хәбәр иткәнчә, хәрбиләрнең күбесе РФ Президентын сайлауда кем өчен тавыш бирәчәген белә инде.

  • Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100