Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«TIME» форумында журналистикада ясалма фәһем куллану турында сөйләштеләр
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркында үтүче «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес форумында ясалма фәһем белән массакүләм мәгълүмат чараларындагы эш, шулай ук ялган мәгълүмат агымына каршы тору турында фикер алыштылар. Бу хакта тулырак «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиасессия йомгаклары буенча сөйләшкәндә әйтте.
«Көн кадагындагы темаларга фикер алыштык: ясалма фәһем белән ниләр эшләргә, ялган мәгълүмат – фейк булган яңалыклар ташкыны белән ничек булырга, аны ничек яңадан тикшерергә һәм кире кагырга. Һиндстанда медиатармакның ничек үсүе, шулай ук үз ягыбыздан без чынбарлыкны халыкара дәрәҗәгә җиткерергә ирештерүебезне сөйләдек», – дип белдерде ул журналистлар белән аралашкан вакытта.

Әңгәмәдәш шулай ук Һиндстан вәкилләре белән хезмәттәшлек итүнең кирәклеген аңлатты һәм бу хакта да фикерләрен җиткерде.

«Бүгенге көндә хезмәттәшлек мөһим. Медиатармакта да журналистларыбызның аралашып эшләве нәтиҗәле булыр», – дип билгеләп китте спикер.
Медиасессия барышында Сәлимгәрәев Татарстанның Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында үзенчәлекле күпер булып хезмәт итүен дә билгеләп үтте.
-
Россия Федерациясендә Мәскәүдә Һиндстан посольствосы һәм Санкт-Петербургта Һиндстанның Генераль Консуллыгы эшли. Быел Татарстан башкаласы Казанда Һиндстан консуллыгын ачу планлаштырыла, диелә әлеге «TIME» бизнес-форумының рәсми сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз