Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«TIME» форумында Россия һәм Һиндстан журналистлары: Партнерлыкка ярдәм итү мөһим
Казанда «TIME: Россия – Һиндстан» Халыкара бизнес форумы тәмамланды. Чара 8-9 октябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды. Форум кысаларында «Россия – Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» панель медиасессиясе дә үтте.
Айдар Сәлимгәрәев: Татарстан — Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе
Халыкара бизнес-форумның әлеге панель сессиясендә Times of India, Asian News International (ANI), Press Trust of India (PTI), The Print, Mathrubhumi Group, Sadhna News, Indian Express кебек Һиндстанның массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре дә катнашты. Аларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев тә сәламләп узды. Ул, форумның Россия һәм Һиндстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачагын ассызыклады.
«Татарстан — Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть, куәтле сәнәгать, авыл хуҗалыгы, йөк машиналары, самолетлар, суднолар җитештерү, химия сәнәгате бар. Республика илдә цифрлы трансформация буенча алда бара, инвестицион климат һәм төзелеш күләме буенча икенче урында тора», — дип белдерде ул.
Айдар Сәлимгәрәев кунакларга Татарстан турында мәгълүмат җиткерде.
«Ышанам, форум безнең эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яңа үсеш ноктасы, ысулы булачак», – дип тә искәртте җитәкче үзенең чыгышында.
Әлеге форум барлыгы 1500 чамасы катнашучыны җыйганы билгеле.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүмат үзәге директоры журналистлар җаваплылыгын искәртте
Берләшкән Милләтләр Оешмасының Мәскәү шәһәрендәге мәгълүмат үзәге директоры Владимир Кузнецов медиадискуссиядә катнашучылар игътибарына мөрәҗәгатен юллаган иде.
«Форум кунакчыл Казанда уза. Берләшкәни Милләтләр Оешмасын Татарстан Республикасы белән күпьеллык уңышлы партнерлык бәйләнешләре бәйли. Агымдагы ел БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан – Тынычлык һәм ышаныч елы, дип игълан ителде. Журналистларда һәм барлык медиакиңлек вәкилләрендә хәзерге дөньяның нинди хәлдә булуы өчен аерым җаваплылык ята», – дип ассызыклаган Кузнецов.
- Россия Федерациясендә Мәскәүдә Һиндстан посольствосы һәм Санкт-Петербургта Һиндстанның Генераль Консуллыгы эшли. Быел Татарстан башкаласы Казанда Һиндстан консуллыгын ачу планлаштырыла, диелә әлеге «TIME» бизнес-форумының рәсми сайтында.
ТАСС вәкиле: Стратегик яктан партнёрлыкка ярдәм итү мөһим
Россия белән Һиндстанны аерым эшлекле мөнәсәбәтләр бәйли. Бу илләрнең бердәмлегендә ышаныч, үзара аңлашу һәм медиа төп рольне уйный, дип саный ТАССның комплекслы проектлары идарәсе җитәкчесе Тамара Байрамукова. Ул шулай стратетик яктан партнёрлыкның мөһим булуын бигеләде.
«Стратегик яктан партнёрлыкка ярдәм итү мөһим. Мәгълүмат каналын төзү безнең өчен бик тә әһәмиятле. Россия һәм Һиндстан – унисон булып яңгырап торырга тиеш», – дип ассызыклады Тамара Байрамукова һәм яңа технологияләр, ясалма фәһем кулланып, шул ук вакытта хезмәттәшлекнең яңа перспективаларын ачып һәм фейклар һәм ялган мәгълүмат белән көрәш алып барып, мәгълүматны алга этәрү мөһимлеген белдерде.
Катнашучылар БРИКС илләренең мәдәни күптөрлелегенә аерым игътибар бирделәр. Халыкларның традицияләре, телләре һәм кыйммәтләре турында да фикер алыштылар. Шулай ук төрле җәмгыятьләрне берләштерә алырлык уртак ориентирлар эзләделәр. Моннан тыш, халыкара мәгълүмат алмашу мәсьәләләре һәм перспективалары, аның илләр арасында ышанычны ныгыту һәм үзара аңлашуны тирәнәйтү потенциалы каралды.
«RT»ның Мәскәүдәге җитәкчесе: Россия һәм Һиндстан арасындагы партнёрлык сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде
Медиасессия барышында үзара хезмәттәшлеккә кагылышлы сораулар, көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү темалары да күтәрелде. «RT» Халыкара телевизион челтәрнең Мәскәүдәге һинд юнәлеше җитәкчесе Ксения Кондратьева да чыгышы вакытында трибунадан көнүзәк мәсьәләләр турында сөйләде.
«Соңгы берничә ел эчендә Россия һәм Һиндстан арасындагы партнёрлык сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр күпкә күбрәк яктыртыла, әмма илләр халкы бер-берсе хакында җитәрлек белми. Һиндстанда күбрәк Россия Федерациясе агентлыклары, RT, берничә газета тәкъдим ителгән. Ә менә Һинд массакүләм мәгълүмат чаралары, ни кызганыч, Россиядә тәкъдим ителмәгән, бу хезмәттәшләргә уйланырга сәбәп», — диде ул чыгышы вакытында.
Кондратьева ассызыклаганча, Һиндстанда кешеләр Россия турында аның икътисады хакында чагыштырмача аз белә. Шулай ук ватандашларда Һиндстан – фильмнары белән генә ассоциацияләнә. Проблеманы хәл итү сыйфатында – илләр арасында коммуникацион күпер төзергә тәкъдим итте.
Форумны оештыручылар билгеләвенчә, «ТIME»да 12дән артык тематик секция үз эшен алып бара. Шулай ук Һиндстан товарлары белән күргәзмә булдырылган.
Нәтиҗә ясаганда, медиасессия барышында ясалма фәһем белән массакүләм мәгълүмат чараларындагы эш, шулай ук ялган мәгълүмат агымына каршы тору турында фикер алышуга басым ясалды. Бу хакта тулырак «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев медиасессия йомгаклары буенча сөйләшкәндә әйтте.
«Көн кадагындагы темаларга фикер алыштык: ясалма фәһем белән ниләр эшләргә, ялган мәгълүмат – фейк булган яңалыклар ташкыны белән ничек булырга, аны ничек яңадан тикшерергә һәм кире кагарга. Һиндстанда медиатармакның ничек үсүе, шулай ук үз ягыбыздан без чынбарлыкны халыкара дәрәҗәгә җиткерергә ирештерүебезне сөйләдек», – дип белдерде ул журналистлар белән аралашкан вакытта.
Җитәкче, шулай ук, Һиндстан вәкилләре белән хезмәттәшлек итүнең кирәклеген аңлатты һәм бу хакта да фикерләрен җиткерде.
«Бүгенге көндә хезмәттәшлек мөһим. Медиатармакта да журналистларыбызның аралашып эшләве нәтиҗәле булыр», – дип билгеләп китте спикер.
- «TIME: Россия – Һиндстан» Халыкара бизнес-форумының максатлары Татарстан Республикасы һәм Һиндстан эшлекле элемтәләрне ныгытуга юнәлтелгән. Хезмәттәшлек һәм үзара файдалы проектларны гамәлгә ашыру өчен яңа офыклар ача. Игътибар үзәгендә – Россия регионнары һәм Һиндстан штатлары арасында стратегик партнерлык төзү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз