news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тime» форумында: Россия һәм Һиндстан арасындагы партнёрлык сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде

«Тime» форумында: Россия һәм Һиндстан арасындагы партнёрлык сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанда барган «Тime» Халыкара бизнес форумы кысаларында «Россия – Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» панель медиасессиясе барышында үзара хезмәттәшлек, көн кадагындагы мәсьәләләрне хәл итү юллары каралды. «RT» Халыкара телевизион челтәрнең Мәскәүдәге һинд юнәлеше җитәкчесе Ксения Кондратьева да чыгышы вакытында трибунадан көнүзәк әйберләр турында сөйләде.

«Соңгы берничә ел эчендә Россия һәм Һиндстан арасындагы партнёрлык сизелерлек дәрәҗәдә үзгәрде. Дәүләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр күпкә күбрәк яктыртыла, әмма илләр халкы бер-берсе хакында җитәрлек белми. Һиндстанда күбрәк Россия Федерациясе агентлыклары, RT, берничә газета тәкъдим ителгән. Ә менә Һинд массакүләм мәгълүмат чаралары, ни кызганыч, Россиядә тәкъдим ителмәгән, бу коллегаларга уйланырга сәбәп», — диде ул чыгышы вакытында.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Кондратьева ассызыклавынча, ике ил турында мәгълүмат булуга карамастан, Һиндстанда кешеләр Россия турында нәрсә белә дип сорасаң, заманча ил, аның икътисады хакында чагыштырмача аз белә. Шулай ук Россиядә яшәүчеләрдә Һиндстан фильмнары белән генә ассоциацияләнә. Ул проблеманы хәл итү сыйфатында илләр арасында коммуникация күпере төзергә тәкъдим итте.

Форумны оештыручылар билгеләвенчә, «ТIME»да 12дән артык тематик секция үзен эшен алып бара. Шулай ук Һиндстан товарлары белән күргәзмә булдырылган.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

  • RT халыкара телевизион челтәре 2005 елда эшли башлый. Хәзер бу инглиз, гарәп, испан, француз, немец, серб телләрендәге яңалыклар каналлары һәм рус һәм инглиз телләрендәге RTД документаль каналын берләштерә. Телечелтәр шулай ук сигез телдәге онлайн-порталларны үз эченә ала. RT кытай телендә Weibo, Bilibili, Douyin кебек популяр кытай социаль челтәрләрендә, шулай ук Һинд социаль челтәрләрендә тәкъдим ителгән. RT каналарын тәүлек буена дөньяның 100дән артык илендә 900 миллионнан артык тамашачы карый ала. Былтыр RT проектлары социаль челтәрләрдә 23 миллиардтан артык карау җыйган, диләр.
news_right_1
news_right_2
news_bot