news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«TIME» бизнес форумында Һиндстан һәм Татарстан киноиндустриясе турында сөйләштеләр

«TIME» бизнес форумында Һиндстан һәм Татарстан киноиндустриясе турында сөйләштеләр
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Казанда узучы «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Халыкара бизнес форумында «Татарстан-Һиндстан. Кинодуслык офыклары» матбугат конференциясе булды. Аның барышында «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова Татарстан һәм Һиндстан кинематографистларының уртак мәсьәләләрен атады. Ә «Снежный цветок» Россия-Һинд фильмы продюсеры Сарфараз Алам Татарстан Республикасы турында фикерен белдерде.

«Татарстан – бик матур төбәк. Мин моны кинорежиссер һәм кинопродюсер буларак әйтәм. Бу кино төшерергә кирәк булган һәм бик әйбәт урын. Моны минем белән республикага килгән киноиндустриянең барлык вәкилләре дә билгеләп үтте. Форум инде уңай нәтиҗә китерде, дип санарга була», – дип белдерде ул.

Һинд киносы фестивален «Снежный цветок» кинокартинасы ача. Ул 3 көн дәвамында – 8 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр – Казандагы «Мир» кинотеатрында узачак һәм «TIME» форумының мәдәни программасына керә.

NEO Juris юридик фирмасының массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Гитика Аггарвал Һиндстанда кинопродукция җитештерү лаеклы дәрәҗәдә хуплана, дип тә сөйләде. Мәсәлән, кайбер шартларны үтәгәндә, фильмны ил территориясендә төшергәндә кинонкартинага кулланылган акчаның 30 процентына кадәр өлеше кайтарылырга мөмкин.

  • «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» фестивале Казанда 2025 елның 8-9 октябрендә уздырыла. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Һиндстанның Россиядәге илчелеге ярдәмендә гамәлгә куела. Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча оператор булып «Халыкара программалар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы тора.
news_right_1
news_right_2
news_bot