news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тиле яшьлек» янә сәхнәгә кайтты

«Тиле яшьлек» янә сәхнәгә кайтты

(Уфа, 21 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында – премьера. Атаклы иҗат коллективы күренекле язучы һәм драматург Ибраһим Абдуллинның «Тиле яшьлек» пьесасын яңадан сәхнәләштерде. Бу пьеса тәүге тапкыр 1970 елда ук режиссер Лек Вәлиев җитәкчелегендә сәхнәгә куелды һәм унбиш ел буена өзлексез күрсәтелде. Гафури театрында зур уңыш казанган пьесаны соңрак Башкортстан белән Татарстандагы башка театрлар да сәхнәләштерде. Алай гына да түгел, бурятлар, якутлар һәм чуашлар да сәхнәгә куя бәхетле язмышлы бу пьесаны.

«Тиле яшьлек» якты образларга, юморга бай. Мәхәббәт утында янып бәхет кичергән, яшьлек дәрте белән тау-ташлар актарырга әзер персонажлар күңел талпынышларын җыр-бию, шаян сүз аша аңлата. Шуңа да бүгенге сәнгатьне җиңел-җилпе әсәрләр басып алганда, самими рухта эшләнгән «Тиле яшьлек»нең 35 елдан соң тагын Гафури театры сәхнәсенә әйләнеп кайтуы бер дә гаҗәп түгел. Әхлакый тәрбия аксаган бер мәлдә Ибраһим Абдуллинның геройлары аша яшьләрнең дөньяга карашы, бер-берсенә мөнәсәбәте үзгәрер, кешелеклелек, ихласлык артыр дигән ышаныч бар.

Пьесаның авторы Ибраһим ага киләсе елда үзенең 85 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Башкорт дәүләт академия театры сәхнәсендә үзенең иң яраткан әсәренең янә дә сәхнәләштерелүен ул шушы күркәм юбилеена зур бүләк дип саный.

И. Абдуллинның драма әсәрләре бүгенге көндә дә Башкортстан, Татарстан һәм башка тугандаш республикалар театрлары сәхнәләрендә яшәвен һәм сәнгати тәрбияләвен дәвам итә. Күренекле драматургның «Без китәргә килмәдек», «Их, Уфа кызлары!», «Айсылуның айлы кичләре», «Бер мәхәббәт язмышы», «Күңелләргә пәрдә кормагыз», «Баҗалар» һәм «Иртәгә үлем» дигән әсәрләре әлеге көндә дә төрле төбәкләр театрлары сәхнәләрендә иң күп тамашачыларны җыя.

Башкортстанның Шаран районындагы Зирекле исемле татар авылында туып-үскән һәм бар иҗатын башкорт әдәбиятын үстерүгә керткән Ибраһим Абдуллин үзенең 85 яшьлек юбилеен киләсе елның сентябрь аенда билгели. Бу уңайдан Уфада зур кичә оештырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100