news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тилчә вирусын төп таратучы нәкъ менә кеше булырга мөмкин – Россельхознадзор

Башкорстанда тилчә вирусы табылу сәбәпле, ит-сөт продукциясен термик эшкәртмичә кулланырга ярамый.

(Казан, 11 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Тилчә вирусын йоктыру һәм таратуда төп фактор булып кеше торырга мөмкин. Бу турыда Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәт (Россельхознадзор) идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин матбугат очрашуы вакытында әйтте.

“Барлык хуҗалык мөнәсәбәтләре, транспорт, кешеләр, мал-туар – вирус йөртүче булып санала. Шулар арасында иң зур рольне кеше факторы уйный. Төп куркыныч – сөттә. Аны бөтен җирдә саталар. Санкцияләнмәгән сату ризыклары – потенциаль куркыныч ризык булып тора. Безнең халык яңа савылган сөтне ярата. Ул бик кыйммәт тә түгел. Шулай ук әледән-әле ит сатып алучылар да күп. Ярминкәләр сезонында исә бигрәк тә. Шуңа күрә сатып алганчы, иң элек, продукциянең кайдан килүен ачыкларга кирәк.
Идрис Гатин күрше республикада тилчә вирусы табылу сәбәпле, ит-сөт ризыкларын термик эшкәртеп куллану кирәклеген дә искәртте.

“Әгәр сөт сатып аласыз икән, аны кайнатырга кирәк. Вирус 60-70 градуста 5 минут эчендә үлә. Тирестә ул 6 айга кадәр саклана. Ашлыкта шулай ук тилчә вирусы 6-9 ай яши”, – диде бүлек башлыгы.

Тилчә авыруын дәвалап булмый. Мал табиблары тәҗрибәсендә бу авыруын теге яки бу антибиотик белән дәвалау каралмаган. Бердәнбер юл – барлык мал-туарны, алар биргән продукцияне, торакларны һәм хуҗалык инвентарьларын яндырып юк итү.
Башкортстаннан бу куркыныч вирус Татарстанга үтеп кермәүне бүген чикләргә куелган 10 контроль посты тәэмин итә.

“Шулай ук күрше төбәкләр арасындагы генә түгел, “Казан” һәм “Бегишево” аэропортларында сак хезмәтләре көчәйтелде”, – дип билгеләп үтте Россельхознадзор идарәсенең дәүләт ветеринария күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100