news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тилчә авыруы аркасында Татарстан һәм Башкортстан чигендә постлар урнаштырылган

Белгечләр фаразлавынча, соңгы тапкыр Башкортстанда 1977 елда теркәлгән тилчә авыруын, Урта Азиядән фермерларның берсе алып кергән.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ветеринария хезмәте ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстан чигендә, Туймазы районында тилчә авыруы килеп чыгу сәбәпле, тәүлек буе эшли торган постлар урнаштырган. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә.

Татарстанга куркыныч вирусны үткәрмәс өчен, бер техника да санитар эшкәртү узмыйча кертелми.

Башкортостанның Туймазы районында хайваннарда тилчә вирусы табылу сәбәпле, гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Районда карантин чаралары үткәрелә. Тикшерү комитеты тикшерү уздыра.

Белгечләр фаразлавынча, соңгы тапкыр Башкортстанда 1977 елда теркәлгән тилчә авыруын, фермерларның берсе алып кергән. Вирусның республикага Урта Азиядән мөгезле вак терлек белән керүе ихтимал.

Әлеге авырудан хайваннарны вакцинацияләү каралмаган булган, чөнки Башкортостан соңгы ике елда тилчә авыруы булган төбәкләр белән буфер зонада урнашкан Россиянең 32 төбәгенә керми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100