Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тиктокерлар Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров керткән тренд буенча клип төшергән
Татарстан Президенты белән Башкортстан Башлыгының бергә төшкән фотосы популяр мемга әверелгән.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан тиктокерлары «Как нормальные пацаны» видеоклибын чыгарды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның кара күзлектән фотога төшүен идея итеп файдаланганнар.
«Миңнеханов кебек нормаль егетләр, хәзер бөтен Татарстан буенча күзлек кия», — дип җырлый The Duslar House проекты тиктокерлары.
Гомумән алганда, алар Татарстанның барлык әйбере — аш-су һәм музыкадан алып спорт белән шөгыльләнүгә кадәр модада булуы турында җырлый. Яшьләр җырны татар һәм рус телендә башкара.
2020 елның августында Татарстан Президены Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Казан үзәгендә урмада йөрде һәм Кабан күленең яңартылган яр буен карады. Мәйданчыкларның берсендә алар кара күзлектән һәм галстуксыз фотога төште.
«Нормаль егетләр кебек», — дип шаяртты ул вакытта Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз