news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшеренүчеләр ябыгырга ярдәм итә торган тәмләткечнең исемен атады

Тычканнар белән үткәрелгән экспериментлар күрсәткәнчә, дарчин (корица) куллану симерү куркынычын киметә.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Дарчин (корица) куллану ябыгырга ярдәм итәргә мөмкин. Мичиган университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килде, дип хәбәр итә РИА «Новости», вузның сайтына сылтама ясап.

Тычканнар белән үткәрелгән экспериментлар күрсәткәнчә, тәмләткечкә тәм һәм төс бирә торган дарчин альдегиды симерү һәм гипергликемия үсешенә комачаулый икән.

Дарчин альдегиды йогынтысында организм липидлар алмашы һәм майны «яндыру»да катнаша торган аксымнар белән бәйле геннар һәм ферментларны күбрәк эшләп чыгара башлый.

Галимнәр билгеләп үткәнчә, тикшеренүләр әле төгәлләнмәгән. Дарчинны артык авырлыкны киметү чарасы сыйфатында кулланып булу-булмавы турында әле катгый нәтиҗә ясарга иртәрәк.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100