news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшеренүчеләр баш миен яшәртә торган ысул турында әйткән

Төрле яшьтәге кешеләр өчен даими физик күнегүләр файдалы булып чыккан.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ»). Даими физик күнегүләр баш миенең яшь үзгәрешләрен шактый киметергә сәләтле булып чыккан. Американың Колумбия университеты галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта Genetic Engineering & Biotechnology Newsка сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Тикшеренүчеләр төркеме җитәкчесе Яков Стерн сөйләгәнчә, экспериментта 20 яшьтән алып 67 яшькә кадәрге 132 волонтер катнашкан. Алар алты ай дәвамында атнага дүрт тапкыр төрле спорт төрләре белән шөгыльләнгәннәр.

Нәтиҗәдә, тренировкаларга даими йөрүчеләрнең когнитив күрсәткечләре шактый яхшырган. Аерым алганда, 40 яшьтәгеләрнең баш мие 30 яшьлекләрнеке, ә 60 яшьлекләрнеке 40 яшьлекләр халәтенә туры килгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100