news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү тәмамланганчы Вәлиева нәтиҗәләре якынча дип исәпләнәчәк

Камилә Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Дамир Садриев). Халыкара Олимпия комитеты вәкиле (МОК) Марк Адамс, допинг-тест уңай булуга карамастан, ялгыз шууда ярышларга кертелгән Россия фигуристкасы Камилә Вәлиевага кагылышлы хәл турында белдерде.

Халыкара Олимпия комитетының матбугат хезмәте башлыгы сүзләренә караганда, 15 яшьлек спортчының шәхси һәм команда турнирында күрсәткән нәтиҗәсе якынча гына булып саналачак. «Допинг буенча тикшерү тәмамланганчыга кадәр Вәлиеваның нәтиҗәсе якынча булып саналачак. Бу команда турниры нәтиҗәләренә дә кагылыр дип уйлыйм», — дип белдерде Адамс матбугат конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез, Вәлиева Пекин Олимпиадасында хатын-кызлар арасындагы ялгыз шуу буенча кыска программада җиңүче булды. Икенче урынны Анна Щербакова яулады. Александра Трусова — дүртенче.

Фигуралы шуу осталары ирекле программа белән 17 февральдә чыгыш ясаячак. Ярышлар Мәскәү вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100