news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Тикшерү оргннары Казанда торак йорт подъездында баласын калдырган хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм итәргә тели

Элек бу хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм иткән булганнар

 (Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан буенча тикшерү органнары Казанда торак йорт подъездында үз баласын калдырган 26 яшьлек Наталья Манжоланы ана хокукыннан мәхрүм итәргә тели, дип хәбәр итә бүген Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Сорау алу вакытында әлеге хатын-кыз үз гаебен таныган һәм  тормышы авыр хәлдә калу сәбәпле, улын торак йорт подъездында калдырдым, дип аңлаткан.
Элек бу хатын-кызны ана хокукыннан мәхрүм ителгән булуын да билгеләп үтәргә кирәк. Ул 2008 нче елда кыз бала тапкан булган, әмма аны тәрбияләү белән шөгыльләнмәгән. Нәтиҗәдә, ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Туганнары сүзләренә караганда, 2010 нчы елда Наталья тагын бер бала таба, аннан бала тудыру йортында ук баш тарта.

Искәртеп узабыз: 2015 нче елның 3 нче гыйнварында Казанның Девятаев урамында яшәүчеләр подъездда елап басып торучы кечкенә бала турында хәбәр итә. Хәзерге вакытта сабый медицина учреждениесендә карап тотыла. Аның тәнендә сәламәтлегенә зыян китерерлек бер билге дә табылмаган.

Кичә, 13 нче гыйнварда, Түбән Новгород төзәтү учреждениесе хезмәткәрләре шалтыратуыннан соң, полиция вәкилләре баланың кем булуын ачыклауга ирешә. Түбән Новгородтан хәбәр итүләренчә, 2013 нче елгы малай, анасы колониядә җәзасын алган вакытта, учреждение каршындагы балалар йортында карап тотылган. Түбән Новгородтагылар баланы тышкы кыяфәте буенча гына түгел, төзәтү учреждениесендә алган киеме буенча да таныганнар.

2014 нче елның 31 нче декабрендә учреждение хезмәткәрләре иреккә чыгарылган ананы баласы белән поездга утыртып җибәргән. 2015 нче елның 1 нче гыйнварында Манжола Казанга кайтып җитә. Әле 2 яше дә тулмаган Данилны 3 нче гыйнварда ана кеше вокзалдан ерак түгел урнашкан торак йорт подъездында калдыра. 14 гыйнварда хатын-кыз яңа очраклы танышы фатирында тоткарлана.

Баланы ташлап калдыру факты буенча РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 125 нче маддәсе (баланы хәвеф астында калдыру) буенча җинаять эше кузгаткан. Җинаять эшен тикшерү барышы Россия Тикшерү комитетының Үзәк аппараты тарафыннан контрольдә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100