news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитетында Галәвиевның психиатрия экспертизасы төгәлләнмәгәнлеген әйттеләр

Элек Казан мәктәбендә атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган» дип танулары хәбәр ителгән иде.

Тикшерү комитетында Галәвиевның психиатрия экспертизасы төгәлләнмәгәнлеген әйттеләр
архив/Михаил Захаров

(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетында Казан мәктәбендә балаларны һәм педагогларны аткан Илназ Галәвиевка карата экспертиза төгәлләнмәгән, дип белдерделәр.

Интерфакс хәбәр итүенчә, ведомство матбугат хезмәтендә комплекслы стационар психологик-психиатрия экспертизасы тәмамланмаган булуын әйтәләр.

Элегрәк Мәскәүнең Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясендә В. П. Сербский исемендәге социаль һәм суд психиатриясе дәүләт фәнни үзәге Казанда атыш оештырган Илназ Галәвиевны «күпләп кеше үтерү мизгелендә үз-үзен белештерми торган хәлдә булган дип таныды», — дип хәбәр иткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100