news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты вәкиле Марат Зарипов Казанда гражданнарны кабул итә

Үзегезне кызыксындырган сорауларны 9 март көнне Казанның Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлегендә бирергә мөмкин.

(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгының беренче урынбасары Марат Зарипов 9 март көнне 10.00 сәгатьтә гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
 
Марат Зариповка үзегезне кызыксындырган сорауларны (843) 221-74-14, 522-86-65 телефоннары буенча алдан язылып бирергә мөмкин. Халыкны кабул итү Казанның Яңа Савин районы буенча тикшерү бүлегендә (Короленко урамы, 105) оештырыла.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100