news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты: Татарстанда тимер юлдагы фаҗига суицид түгел

Кичә Казан-Мәскәү поезды астына эләгеп, ир-ат һәм cигез яшьлек кыз үлгән.

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). Идел буе транспортта тикшерү комитетында Татарстанда тимер юлдагы фаҗига суицид түгел, дип белдерделәр.

“Суицид турындагы мәгълүмат дөрес түгел, берничек тә расланмаган, ул “кайнар репортаж” ясарга теләүчеләр уйдырмасы. Видеода берничә минут элек ир-ат белән кызның яхшы кәефтә булуы һәм дустанә аралашуы теркәлгән. Моннан тыш, тикшерүчеләр аларның кибеттән тимер юлга бару маршрутын секундлап өйрәнгәннәр һәм ул поезд астына эләгү вакыты белән туры килә”, - дип хәбәр иттеләр ”Татар-информ” агентлыгына Идел буе транспортта тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров.

"Татар-информ" 25 яшьлек ир-ат һәм 8 яшьлек кыз Казан-Мәскәү поезды астына эләккән һәм алган тән җәрәхәтләреннән урында ук һәлак булганнар, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot