news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Татарстанда нәни бала батып үлү очрагын тикшерә

Нәни малай 1 майда Кукмара районында Борбаш елгасында суга батып үлгән.

(Казан, 3 май, «Татар-информ»). Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе 2015 елда туган ир бала батып үлү белән бәйле фактны тикшерергә кереште, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗига 1 май көнне Кукмара районының Зур Сәрдек авылында булган.

Башлангыч мәгълүматлардан күренгәнчә, һәлак булган малайның әнисе өйдә яңа туган сабыйны караган, ә әтисе әбисе белән ишегалдында эшләгән.

Малай ишегалдыннан чыгып, Борбаш елгасына юл тоткан. Ул яр буена якын ук килеп, суга егылган булырга мөмкин.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе әлеге факт буенча тикшерү эшен башлаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot