news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Пермьдәге атыш турында: Казандагы фаҗигадән соң нәтиҗә ясалмаган

Илдәге һәр мәктәп һәм һәр югары уку йорты җитәкчелеге укучыларның һәм укытучыларның иминлеген саклау чараларын көчәйтергә тиеш иде.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Атыш булган Пермь университеты администрациясенең һәм персоналының экстремаль хәлләрдә эш итү буенча төгәл алгоритмы булмаган.

Россия Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин белдергәнчә, Казандагы гимназиядә фаҗига булганнан соң, илдәге  һәр мәктәп һәм һәр югары уку йорты җитәкчелеге укучыларның һәм укытучыларның иминлеген саклау чараларын көчәйтергә, видеокүзәтү һәм электрон керү системалары, тимер эзләгеч кысалар булдырырга тиеш иде.  

Әмма боларның берсе дә эшләнмәгән, дип яза Тикшерү комитеты җитәкчесенә сылтама белән ТАСС агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot