news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты Мөслимдә калай төшеп хатын-кыз һәлак булганнан соң тикшерү башлаган

Хатын-кыз эш сменасын төгәлләп, кибеттән чыкканда, түбә калае аның өстенә төшкән.

(Казан, 31 май, “Татар-информ”). Тикшерү комитеты Мөслимдә табигать бәла-казасы аркасында өстенә кибет түбәсе калае төшеп хатын-кыз һәлак булганнан соң тикшерү башлаган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Алдан “Татар-информ” кичә кич Мөслимдә “Находка” кибете түбәсеннән көчле җил очыртып төшергән металл калайның 35 яшьлек сатучы хатын-кызның гомерен өзүгә сәбәпче булуы турында хәбәр иткән иде. Алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз хастаханәдә үлгән.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, хатын-кызның эш сменасы төгәлләнгәч, ире аны алырга килгән. Әмма ул машинага утырган вакытта җил белән һавага күтәрелгән металл түбә калае өстенә килеп төшкән.

Тикшерү фаҗига китереп чыгарган хәлләрне ачыклый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100