news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты: Казанда мәете табылган баланы атасы үтерүе ихтимал

Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган ир-ат үз-үзенә кул салмакчы булган

(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда мәете табылган 1,5 яшьлек баланың муенына әтисе пычак кадаган һәм үз-үзенә кул салмакчы булган, дип фаразлана. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бала бүген, 3 июльдә, Якуп урамындагы фатирда табылган. Якынча мәглүматларга караганда, баланы элек хөкем ителгән әтисе үтергән. Ул үзен дә пычак белән яралаган, хәзерге вакытта хастаханәдә. Медицина ярдәм күрсәтелгәч, ир-ат кулга алыначак.

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары Җинаять кодексының үтерү (105 нче маддәнең 2 нче өлеше) маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү аны сак астына алу турында мөрәҗәгать итәчәк.

Хәзерге вакытта фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау эше бара. Тикшерүчеләр баланың яшәү шартларын өйрәнәчәк. Берничә тапкыр җинаять җаваплылыгына тартылган әтисе турында күбрәк мәгълүмат белешәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot