news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Казан үзәгендә ир-ат һәм сабыйның өстенә кар төшүгә бәйле очракны өйрәнә

Гадәттән тыш хәл Зур Кызыл һәм Жуковский урамнары чатында булган.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Казан үзәгендә ир-ат һәм сабыйның өстенә кар төшүгә бәйле гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен өйрәнә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», – диде Шептицкий.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot