news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты Казан эшмәкәрен шартлаткан урыннан видео күрсәтте

Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар.

(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе Казан эшмәкәре Михаил Скоблионкка һөҗүм ясалган урыннан видео күрсәтте. Кадрларда шартлау нәтиҗәсендә зыян килгән өстәл янында бер тикшерүченең газонализатор ярдәмендә һаваны үлчәве күренә.

  • Казанның Аркылы Нокса урамында урнашкан Михаил Скоблионк офисында шартлаткыч җайланма эшләгән. Нәтиҗәдә, бите пешкән эшмәкәрне хастаханәгә озатканнар. Ир-атка республика офтальмология хастаханәсендә операция ясаячаклар.

Эшмәкәргә һөҗүм итүнең сәбәбе аның коммерция эшчәнлегенә бәйле дип фаразлыйлар. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Хәзерге вакытта офиста тикшерүчеләр эшли. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты. 

news_right_1
news_right_2
news_bot