Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тикшерү комитеты каракларны үтергән эшмәкәргә карата җинаять эше ачу сәбәпләрен аңлатты
Эшмәкәр Евгений Деданин өенә кергән талаучыларны үтерде.
(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Тикшерү комитеты Бөгелмә эшмәкәренә карата җинаять эше кузгату сәбәпләре турында аңлатма биргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе башлыгының өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр искәрткәнчә, әлеге вакыйганың тулы картинасын төзү өчен тикшерүләр һәм экспертизалар үткәрергә кирәк. Моны бары тик җинаять эше кузгатканнан соң гына башкарырга мөмкин.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре шуңа да игътибар юнәлтә: Евгений Деданинның гамәлләре саклану булганмы, әллә ул саклану чикләрен арттырып җибәргәнме?
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы 12 сентябрь иртәсендә Бөгелмә эшмәкәре Евгений Деданин өенә битлек кигән талаучылар бәреп керү хакында хәбәр иткән иде. Җинаятьчеләр йорт хуҗасын, аның хатынын һәм Деданиннарның гаилә дусларын бәйләп салган.
Билгеле бер мизгелдә Деданин баудан ычкынган. Ул пычак алып, һөҗүм итүчеләргә берничә мәртәбә кадаган. Алган җәрәхәтләрдән җинаятьчеләр һәлак булган. Өченче җинаятьче качарга өлгерсә дә, полиция хезмәткәрләре аны «кайнар эз»дән кулга алган.
Йортка һөҗүм итү һәм талаучыларның үлеменә бәйле фактлар буенча җинаять эшләре кузгатылган. Соңрак Татарстан прокуратурасы эшмәкәргә карата җинаять эше кузгату турындагы карарны гамәлдән чыгарган.
- Татарстан прокуратурасы фикеренчә, Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенең җинаять эше кузгату турындагы карары законсыз һәм ул гамәлдән чыгарылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз