news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты Кара диңгездә баткан коры йөк ташучы судно буенча эш ачты

Вакыйга Кырым ярларыннан 40 чакрым ераклыктагы сулыкта була.

(Казан, 29 июль, "Татар-информ"). Тикшерү комитеты Кара диңгездә, ягъни Кырым яр буйларына якын сулыкта баткан коры йөк ташучы судно буенча җинаять эше ачты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк идарәсе җиткерә, дип яза “Известия”.

Җинаять эше “диңгез һәм эчке су транспортының хәрәкәт иминлеге, эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу” маддәсе буенча кузгатылган.

Исегезгә төшереп үтәбез, бүген, 29 июльдә, иртән Кара диңгездә, ягъни Кырым ярларыннан 40 чакрым ераклыкта, бодай төялгән Того флагы астында коры йөк ташучы "Anda" судносы ауган иде. Бортта 9 кешедән торган экипаж – Сирия һәм Һиндстан гражданнары булган. Коткару операциясе барышында сигез диңгезче коткарылган, бер кешене эзләү эше дәвам итә.

Коткарылган диңгезчеләрнең хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100