news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерү комитеты хатынын үтерүчене корбан итеп күрсәтә торган сүзләрне кире какты

Мәләкәс авылы халкы Тимур Прохоровның җинаять кыла алуына ышанмый.

(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Павел Климчак). Социаль челтәрләрдә Мәләкәс авылында хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче Чаллы егете үзе дә җинаять корбаны булган, кызларның гомерен башка кеше өзгән дигән сүзләр чыкты. Тикшерү комитеты әлеге мәгълүматны кире какты.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, авылдагы видеокүзәтү камераларының язмалары тикшерелгән. Җинаять кылынган көнне йортка гаепләнүчедән башка беркем кермәгән һәм чыкмаган.

Моннан тыш, Чаллы егете үз-үзен атып үтергән автомобильне тикшерү нәтиҗәләре аның машинада ялгызы булуын раслый. Хәзер бу эш буенча төрле экспертизалар билгеләнгән, тикшерү дәвам итә. Якын арада тикшерү нәтиҗәләре билгеле булачак.

Күптән түгел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Мәләкәс авылы халкының Тимур Прохоров хатынын һәм аның сеңлесен үтергән дигән сүзләргә ышанмавы турында язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100