news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кеше үтерүдә шикләнелгән Буаның элекке башлыгы Садретдинов ришвәт алуда да гаепләнә

Татарстан Республикасының элеккеге экология министры Әгъләм Садретдинов эше буенча тикшерү предметы булган ришвәтләр турындагы күрсәтмәләр расланмаган.

(Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре 17 ел элек заказлы үтерүгә катнашы булуда шикләнеп сак астында булган элеккеге экология министры Әгъләм Садретдиновка карата яңа җинаять эше кузгатты. Хәзер аны ришвәтчелектә дә гаеплиләр, ике җинаять эше буенча да күрсәтмәләрне мошенник дип табылган бер үк кеше бирә. Бу турыда Тикшерү органы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерү белешмәсе буенча, Әгъләм Садретдинов, имеш, 2000 елдан 2006 елга кадәр Буа районы башлыгы булганда ришвәтләр алган. Әлеге җинаять эшендә 650 мең сумлык өч эпизод бар. Тикшерү версиясе буенча, шушы сумманы биргәч, район башлыгы җирле эшмәкәр Масһүд Нәҗмиевка районда өч күчемсез милек объектын рәсмиләштерергә ярдәм иткән. Соңрак эшмәкәр тикшерүгә күрсәтмәләр биргән.

Адвокат Равил Туктаров «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, ришвәтчелек турындагы бу фактларны тикшерү органнары 2009 елда Кулланучы хокукларын яклау буенча район комитетының элеккеге җитәкчесе Рәшит Садыйковны үтерү эшен караганда ук тикшергән.

«Ришвәтләр турындагы күрсәтмәләр тикшерү предметы булды. Бу фактлар буенча җинаять составы булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатудан баш тарту карары чыгарылды. Әлеге карарның гамәлдән чыгарылу сәбәбе безгә билгеле түгел», — диде Туктаров. Адвокат сүзләренчә, ул да, ул яклаучы кеше дә тикшерү гамәлләрен яңадан башлау карары белән танышмаган.

Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдинов Рәшит Садыйковны үтерүдә катнашы булуда гаепләнеп, 2020 елның июленнән, бирле сак астында тора. Аңа каршы күрсәтмәләрне Мәсһүд Нәҗмиев бирде. Ул үзе Татарстан Республикасы Югары суды тарафыннан котыртучы буларак эш буенча хөкем ителгән иде.

Тикшерүнең инде моңа кадәр тикшерелгән күрсәтмәләрне яңадан каравының сәбәбе билгеле түгел. Равил Туктаров сүзләренчә, яңа эшнең суд перспективасы юк, чөнки аның буенча Садретдиновны җинаять җаваплылыгына тарту сроклары узды.

«Ришвәт алу буенча җинаять эшендә тасвирланган вакыйгалар җаваплылык сроклары чикләренә туры килми, шуңа күрә тикшерүчеләрнең гамәлләре психологик һөҗүмне хәтерләтә. Аларда Садретдиновның үтерүгә катнашы булу турында дәлилләр юк, шуңа күрә гаепләнүчегә басым ясау омтылышы күзәтелә», — диде адвокат.

Яңа эшнең баш фигуранты Мәсһүд Нәҗмиев хәзер мошенниклык өчен җәза үти. Суд карарында язылганча, ул ике хатын-кыздан, ришвәтләр өчен дип, 2 миллион сум алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100