Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Тикшерү комитеты Аксубайда канализация чокырында бала үлеме факты буенча тикшерү башлады
Әнисе баланы метр ярым тирәнлектән чыгарган
(Казан, 29 август, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Аксубайда канализация чокырында ике яшьлек бала үлеме факты буенча тикшерү башлады, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Искәртеп үтик: кичә көндез Аксубайда бер йорт янындагы канализация чокырында ике яшьлек кыз батып үлгән. Якынча мәгълүматлар буенча бала урамда уйнаган, әнисе шул тирәдә генә келәмнәр чистарткан. Бераздан баланы күз уңыннан югалткан һәм апасы белән эзләргә керешкән.
Баланың әнисе ишегалдында шакшы сулар ага торган чокыр капланган такталарның сынган булуына игътибар иткән. Малайның әнисе метр ярым тирәнлеккә сикереп кызының гәүдәсен капшап тапкан. Баласын чыгаруга беренче ярдәм күрсәтергә омтылган. Әмма кызны коткарып калып булмаган.

Хәзер ведомствоның Нурлат муниципаль районы бүлеге тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак.
(Гөлүзә Василова әзерләде).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз