Тикшерү изоляторларында су процедураларын атнага ике тапкыр үткәрү тәкъдим ителде
Юстиция министрлыгы шартларны яхшырту максатыннан яңа тәкъдимнәр җиткерде.
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Барлык тикшерү изоляторларында да мәҗбүри рәвештә телевизор, суыткыч һәм җилләткечләр урнаштырылырга тиеш. РФ Юстиция министрлыгы шундый тәкъдимнәр җиткерде. Бу хакта РИА Новости җиткерде, дип яза “Российская газета”.
Министрлык фәрманының тагын бер проекты буенча хөкем ителүчеләргә гаиләсе белән очрашу өчен өстәмә вакыт та билгели. Аның нигезендә ул балалары белән очрашу өчен колония чигенә дә чыга ала.
Моннан тыш, яңа тәкъдимнәр буенча, хөкем ителүчеләр атнасына кимендә ике тапкыр 20шәр минут дәвамында душ кабул итү хокукына да ия.
Проектларны тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан өстәмә акча таләп ителми.