news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр Татьяна Водопьянованы сак астына алу буенча судка мөрәҗәгать итәргә җыена

Водопьянова зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылуда шикләнелә.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Тикшерүчеләр Татьяна Водопьянованы сак астына алу турында судка мөрәҗәгать итәргә җыена. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе хәбәр итте.

Хокук саклау органнары Татарстан профсоюзлар федерациясе рәисе 63 яшьлек Татьяна Водопьяновага карата җинять эшен тикшерү дәвам итә. Водопьянова “Зур күләмдәге коммерцияле җинаять кылу” маддәсе буенча шикләнелә.

Алдан “Татар-информ” Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү комитеты март ахырында Татарстан профсоюзлар федерациясе башлыгы Татьяна Водопьяновада тентү ясаганын хәбәр иткән иде. “Бәкер” санаторие баш табибы Марат Ибраһимов мөрәҗәгате нигез булган. Ул Водопьянованың үзен эштән җибәрәчәген янап, учреждение исеменнән аның тормышын иминиятләштерү турында килешү төзеткәнлеген җиткергән. Нәтиҗәдә, бер елдан Татарстан профсоюзлар федерациясе башлыгы иминият премиясе итеп, 430 мең акча алган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе һәм Татарстан Республикасы буенча икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары вакытында Водопьянованың хокук бозу эшчәнлеген ачыклаган. Күрсәтелгән гаепләүләрдән соң Водопьянова хастаханәгә эләккән һәм Мәскәүгә дәваланырга киткән. Бу вакытта йөрәк өянәгеннән 40 ел бергә гомер кичергән ире вафат булган. Хастаханәдә интервьюда Водопьянова аның адресына булган гаепләүләрнең урынсыз булуын, санаторие баш табибының кырын эшләрен каплау максатыннан ялган сөйләвен җиткергән.

Хәзер тикшерү ачыклык кертү өчен барлык тиешле чараларны уздыра.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100