news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр Казанның Вьетнам базарында янгын чыгуның ике версиясен фаразлый

Кеше факторы да булырга мөмкин

 (Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тикшерүчеләре Казанның Вьетнам базарында янгын чыгуның ике сәбәбен тәкъдим итә.

“Хәзерге вакытта ике сәбәп тикшерелә – электр техникасы сәбәбе һәм янгын белән сак эш итмәү. Әлегә кеше факторы түгел дип әйтә алмыйбыз”, - дип белдерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең сорау алу бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт полковнигы Владимир Шуреев.

Аның сүзләренә караганда, янгын сәүдә нокталарының берсендә башланган. Базар эшләмәгәч бина ябык булган. Каравылчы территорияне тикшереп чыкканда, төтен чыгуын абайлап алган. Павильонга керү ишеге бикле булган. Каравылчы ишекне ачып, рәтләр буенча узган һәм сәүдә нокталарының берсе януын күреп алган. Ул ут сүндергеч белән янгынны сүндермәкче булган, берсен бетергәч, икенчесен алырга киткән, әмма төтен көчле булу сәбәпле, керә алмаган. Шул ук вакытта икенче каравылчы янгын сагын чакырган.

Шуреев белдергәнчә, автомат янгын сигнализациясе системасы эшен торгызу буенча җайга салу эшләре аркасында, каравылчылар янгынга соң тап булганнар.

Искәртеп узабыз, 15.45 сәгатьтә кризислы хәлләр белән идарә итү үзәгенә “ГЛОНАСС 112” диспетчерыннан, Журналистлар урамы, 100 нче йорт адресы буенча урнашкан, “Витарус” ҖЧҖ павильонында янгын чыгуы турында хәбәр килде.

“Янгыннның озакка сузылуына сәүдә рәтләренең тыгыз урнашуы, су белән тулысынча тәэмин ителмәү һәм объектта су булмау сәбәп булган, нәтиҗәдә янгын күбрәк мәйданны чорнап алган, һәм объект ишелгән дә”, - дип белдерде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе янгын сүндерү һәм авария-коткару эшләрен оештыру бүлеге җитәкчесе урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Марат Фазылҗанов.

Куркынычсызлык максатыннан объектны полиция хезмәткәрләре саклаган. Һәлакәт нәтиҗәсендә үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. Янгын 2808 кв метрга зыян китергән.

Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100