news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр: Казанда яшәүче ир-ат әнисен үтергәнче кыйнау сәбәбен искә төшерә алмады

35 яшьлек ир-ат исереп йөргән, гел әнисен кыйнап торган.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда әнисен үтерүдә шикләнелә торган ир-ат җинаятенең сәбәбен исенә төшерә алмаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова сөйләде.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 35 яшьлек ир-ат еш һәм даими рәвештә исерткеч эчемлекләр эчкән, әнисен кыйнаган. Бу юлы ир-ат 27 сентябрьдән бирле эчеп йөргән.

2 октябрьдә ул янә исергән һәм әнисен кыйнаган, бу юлы ул карт анасының башына каты итеп суккан. Хатын-кызның мәетен фатирга кунакка килгән апасы тапкан. Үтерүдә шикләнелә торган ир-ат полицейскийларга әнисен үтергәнче кыйнау сәбәбен әйтә алмаган.

«Сәламәтлеккә авыр зыян салу, саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы 2 октябрьдә Лаврентьев урамындагы йортларның берсендә ир-ат 61 яшьлек әнисен үтергән, дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100