news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр Чаллы тележурналистын көчләп суга батыру ихтималын да карый

Фаҗига булган көнне журналистның наркотиклар куллану фактын да расланган.

(Чаллы, 12 октября, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Тикшерүчеләр Чаллы тележурналисты Егор Орловны көчләп суга батыру версиясен кире какмый. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Алабуга бүлегендә сөйләделәр.

Шушы көннәрдә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәсе билгеле булды. Журналистның тын юллары билгесез сыеклык белән капланган булган. Фаҗига булган көнне журналистның наркотиклар куллану факты да расланган. Әмма нинди наркотик икәнлеге хәбәр ителми.

Җинаять эше буенча тикшерү дәвам итә. Берничә версия карала. Шулай ук Егор Орловның билгесез зат яки затлар белән очрашуы фаҗигале тәмамланган булырга мөмкин.

«Аны суга батырганнар яки ул качарга теләп үзе суга кергән», – дип хәбәр иттеләр Алабуга буенча Тикшерү комитеты идарәсендә. Шулай ук аңны томалаучы матдәләр йогынтысында суга батыру версиясе дә актуаль булуын сөйләделәр.

  • «Татар-информ» агентлыгы Чаллы тележурналисты Егор Орловны Алабуга районында үле килеш табуларын хәбәр иткән иде. Ул озак вакыт «РЕН ТВ-Набережные Челны» телеканалы хәбәрчесе һәм алып баручысы булып эшләгән. 7 сентябрьдә 30 яшьлек Егор Орлов «Kиа Рио» автомобилендә эшкә киткән, әмма өенә кайтмаган. Туганнары полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре журналистның автомобилен Алабуга районында, ә соңрак күлдә аның мәетен тапканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100