news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр Түбән Камада торак йортта газ шартлаганнан соң җинаять эше кузгатты

Түбән Кама шәһәрендә көнкүреш газы шартлау факты буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, бүген иртәнге сәгать биш тирәсендә Түбән Камада Вахитов проспектында торак йортта газ шартлаган һәм көчле янгын башланган.

Түбән Камада биш катлы йортта гадләттән тыш хәл нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән. Өлкән яшьтәге хатын җиңелчә имгәнгән, медиклар ярдәм күрсәткәч аны амбулатория дәвалануына җибәргән.

«Яшь ир-ат авыр хәлдә, ул пешкән», - диделәр агентлыкка министрлыкта.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, шартлау булганчы 26 яшьлек ир-ат балконга тәмәке тартырга чыккан, аны шартлау дулкыны урамга чыгарып аткан.

Тикшерүчеләр «иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Хәзер газ чыгу чыганагы ачыклана. Ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре йортны тикшергәннән соң һәлакәт урынын карарга җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100