news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тикшерүчеләр Казан янында баткан теплоход хуҗасын эзли

Тикшерүчеләр узган ялларда Казан янында баткан теплоход хуҗасын эзли. Бу хакта елга сәфәрен оештыручы Владимир Казаковка чик кую чарасын сайлау вакытында билгеле булды.

Су төбенә киткән судноның хуҗасы Михаил Морозов булуы ачыкланган. Фаҗигадән соң ир-ат юкка чыккан, тикшерүчеләр аны 10 июльдән бирле эзли.

Исегезгә төшерәбез, 10 июльдә Иделдә Аракчино яныннан ерак түгел урында теплоход батты. Бортта 28 кеше булган. Аларны көймәдә ял итүчеләр һәм узып бара торган баржа коткарган.

Бу хәлдән соң тикшерүчеләр сәфәрне оештырган Владимир Казаковны тоткарлады. Хәзерге вакытта Казанның Мәскәү район судында чик кую чарасын сайлау мәсьәләсе хәл ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100