news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия Тикшерү Комитеты: Түбән Камага һөҗүмнән соң теракт турында җинаять эше кузгатылды

Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теракт турында җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, Украина пилотсыз очкычлары торак секторга һәм сәнәгать объектларына һөҗүм иткән. Һөҗүм вакытында тыныч халык, шул исәптән бер бала һәлак булган.

«Чираттагы тапкыр Киев режимы акланмаган әхлаксыз җинаять кылды. Һөҗүм ителгән объектларда хәрби хәрәкәтләргә катнашы булмаган гражданнар булган», - дип билгеләде Петренко.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр дәлилләр җыя, шулай ук һөҗүм өчен кулланылган БПЛА төрләрен һәм модельләрен билгели. Моннан тыш, һөҗүмгә катнашы булганнарны ачыклау буенча эш алып барыла. Аларның гамәлләренә җинаять-хокукый бәя биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot