news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү Комитеты Түбән Камага БПЛА һөҗүменнән соң теракт турында җинаять эше кузгаткан

Россиянең Тикшерү Комитеты Түбән Камага дошман БПЛА һөҗүменнән соң террорчылык акты турында җинаять эше кузгатты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко хәбәр итте.

«Россиянең Тикшерү комитеты тыныч гражданнарга каршы чираттагы террорчылык актларын башкарган Украина хәрбиләренең гамәлләренә җинаять-хокукый бәя бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр һәм криминалистлар вакыйга урыннарында эшлиләр. БПЛА фрагментлары һәм башка матди дәлилләр буенча суд экспертизалары билгеләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot