news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты «Нефтехим»дагы янгын буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды

Россия Тикшерү комитетының үзәк аппараты «Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыгу буенча җинаять эшен тикшерүне контрольгә алды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, янгын куркынычсызлык техникасын бозу аркасында килеп чыккан. Хәзерге вакытта криминалистлар предприятие хезмәткәрләре белән аралаша һәм булган хәлнең тулы картинасын ачыклый, ә Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе башлыгы Валерий Липскийдан инде үткәрелгән тикшерү гамәлләре буенча доклад сорады.

Искәртеп узабыз, кичә «Түбән Кама Нефтехим»да янгын чыкты. Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше, шул исәптән янгын сүндерүче һәлак булган. 71 кеше зыян күргән, аларның бишесе авыр хәлдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot