news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинның вәкаләтләр вакытын озайттылар

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның вәкаләтләре срогын бер елга озайттылар. Бу хакта ТАСС үз чыганагына сылтама белән хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматлары буенча, бу карар «шушы көннәрдә» имзаланган.

Александр Бастрыкин Россия Тикшерү комитетын 2011 елдан бирле җитәкли. Моңа кадәр, 2007 елдан башлап, ул прокуратура каршындагы Тикшерү комитеты белән җитәкчелек иткән.

2024 елда Россия Президенты Владимир Путин 70 яшькә җиткәннән соң Тикшерү комитеты башлыгы вазифасында булу вакытын озайту хокукы бирә торган законга имза куйды. Бастрыкинга 27 августта 72 яшь тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot