news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тик сугышлар гына булмасын!

Икътисады, сәнәгате үскән, күп өлкәләрдә илдә алдынгы урыннарны биләгән республикада яшәүнең нинди зур бәхет булуын бәяләп бетермибез кебек. Моның шулай икәнлеген Әфганстаннан килгән журналистлар белән аралашканнан соң аңладым

(Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). “Тик сугышлар гына булмасын!”. Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары авырлыгын үз җилкәсендә татыган әби-бабайларның бу сүзләре мәгънәсен тыныч тормышта, туклыкта үскән без, яшь буын, бөтен тирәнлеге белән аңлап та җиткермибез. Икътисады, сәнәгате үскән, күп өлкәләрдә илдә алдынгы урыннарны биләгән республикада яшәүнең нинди зур бәхет һәм байлык булуын бәяләп тә бетермибез кебек. Моның шулай икәнлеген Әфганстаннан килгән журналистлар белән аралашканнан соң аңладым.

Сердәш белән безнең юллар, Анталиядә, төрки телле журналистлар өчен Төркия теле-радиокомпаниясе уздырган семинарда кисеште. Әлеге чарага Әфган иленнән 5 ир-егет журналист килгән иде. Аралаша торгач без аларның биредә туып-үскән этник үзбәкләр булуын ачыкладык. Һәрвакыт кояш кебек балкып йөрүче, бөтен чараларда актив катнашучы Фәридун беренче көннәрдән үк үзенә игътибар җәлеп итсә, тыйнак Сердәшне ачар өчен бераз вакыт кирәк булды. 27 яшьтә генә булуга карамастан, бу егетне тормыш күп сынаган. 1990 елларда хөкүмәт гаскәрләре белән “Талибан” төркеме арасында барган канлы бәрелешләрдә ул әти-әнисе белән бергә кыз һәм ир туганын да югалткан. “Өебез Кабул шәһәрендә иде. Аннан Иран мәмләкәтенә качып киттек. Америка әфган талиблары белән сугышка кергәннән соң, үзбәкләр яшәгән төньяк территорияләрдән талиблар качкач кына үз илебезгә кайтырга насыйп булды”, - дип искә ала ул бу кайгылы елларны. Сердәш америкалыларны урта гасырда яшәүче әлеге тау иленә аз булса да демократия алып килде дип саный. Интернет аша дөнья челтәренә чыгу мөмкинлеге шул казанышларның берсе.

Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, үзбәкләр инде ничәмә-ничә еллар буе сан ягыннан Әфганстан халкының иң эре төркемнәренең беренче өчлегенә керә. 1990 еллар ахырына булган мәгълүматлар әфган үзбәкләренең 2 млн. нан артык булуы хакында сөйли. Сердәш исә бүгенге көндә биредә төрекмәннәр белән берлектә үзбәкләр санының 9 млн. га якынлашуы хакында җиткерде. Үзбәкләр, нигездә, Әфганстанның төньягында гомер кичерә. Алар элекеге Урта Азия республикалары чигендә тупланып яши. Кайчандыр аларның ата-бабалары шушы җирләрдән килгән булган. Әфган үзбәкләре тупланып яшәгән бу территориянең Чор-Вилойет дигән тарихи исеме бар. Бүген ул элек Меймане, Ахча, Балх, Кондыз дигән бәйсез үзбәк кнәзлекләре яшәгән 4 өлкәне берләштерә. Сердәш хатыны һәм туганнары белән шуларның берсендә- Фарьяб провинциясендә гомер кичерә. Әфганлы дустыбыз Фарьябның “Арьяна” теле-радиокомпаниясендә хезмәт итә. Анда үзбәк һәм фарсы телләрендә 32 программа әзерләнә икән. Алар арасында хәбәрләр, шулай ук балалар, мәдәни, тарихи, музыкаль программалар бар. Тапшырулар төрле техник чаралар ярдәмендә Америка, Канада, Азия илләренә таратыла. Хәтта “Арьяна” авазын Австралиядә дә тыңлыйлар икән. Әмма әфган массакүләм мәгълүмат чараларының хәбәрләр программалары тулысынча сугыш, терррочылык актлары турындагы мәгълүматлардан туплана. “Арьяна” да моннан искәрмә түгел. Сердәш сүзләренә караганда, илнең бүгенге хәлен чагылдырган бу куркыныч хәбәрләр күп тыңланыла һәм ул инде гадәти күренешкә әйләнгән.

Туганнан бирле бер генә көн дә тыныч тормышта яшәмәгән халыкларга хас булганча, әфган үзбәкләрендә дә көчле ватанпәрвәрлек һәм үлемнән курыкмау игътибарны җәлеп итә. Мәгърур йөрәкле бу егет тә кайчан да булса бу тау иленә тынычлык урнашачагына өметен өзми. Быел август аенда биредә узган президент сайлауларында бу урынга кабаттан пуштун Хәмид Карзай сайланган. Быелгы сайлауларда аңа әфган үзбәкләре һәм хазарлары зур теләктәшлек белдергән. Алар Карзайны Әфганстанның бердәмлеген кайгыртучы кеше буларак бәялиләр. “Ил эчендә бу сугышлар, каршылыклар тәмамлануга бик өметләнәбез”, -ди Сердәш. Чит илгә күчү мөмкинлеге туа калганда да, ул туганнары һәм якыннары белән бергә үз ватанында, аның якты киләчәгенә ымсынып яшәүне өстен күрә.

Әфганлы дустыбыз төрки халыклар хакында шактый мәгълүматлы булса да, төрки дөньяның никадәр күпсанлы һәм зур булуына Төркиягә семинарга килгәч кенә инанган. Ә менә татарлар турында хәбәрдар булып чыкты. “Әфганстанның үзбәкләр яшәгән өлешендә татарлар да гомер кичерә. Фарьяб провинциясе үзәге Меймане шәһәрендә Татар ханы дигән мәхәллә бар. Биредә яшәүче татарлар, мөгаен, хәзерге Татарстан җирләреннән килгәннәрдер. Әмма инде алар телләрен югалткан, үзбәкчә сөйләшә”, -дигән мәгълүмат бирде Сердәш. Әфганстанда татар общинасы 19 гасырның икенче яртысында, Россия империясенең Урта Азиягә актив хәрәкәт иткән чорында формалашкан. Ул чакта Россия Әфганстанны үз йогынтысын булдыра алырлык өлкә итеп күргән. Шул сәбәпле биредә үз мәнфәгатьләре булган татар сәүдәгәрләренә дә юл ачылган. Әфгандагы татар диаспорасына нәкъ менә татар сәүдәгәрләре нигез салган да инде. 20 нче йөз дәвамында биредәге татарлар тел һәм мәдәни дәрәҗәдә ассимиляцияләшкән. Телләрен югалтканнар, бары кайбер гореф-гадәтләр генә сакланган. Хәзерге вакытта милләттәшләребез Саманган провинциясенең Руце-Дуб өязендә күпләп тупланып яши икән. Һәм алар, нигездә, күчмә терлекчелек белән шөгыльләнә.


Әфганстан егете Мөхәммәтхәсән Сердәш әнә шулай итеп безгә туган җирнең кадерен белеп яшәүнең тәмен ачты һәм еракларга сибелеп яшәгән милләттәшләребезне барларга ярдәм итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100