news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр»: партияләргә 570 минут бушлай вакыт бирелде

Казанда сәяси партияләр арасында эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде.

«Тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр»: партияләргә 570 минут бушлай вакыт бирелде
Владимир Васильев

(Казан, 6 август, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанның «Мәскәү» Мәдәният йортында төбәк дәүләт телерадиоканаллары - «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ, «Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан 24» телеканалында республика кандидатлар исемлеген теркәгән кандидатлар һәм сәяси партияләр арасында бушлай эфир вакытын бүлү буенча жирәбә үткәрелде.

«Чарада ТР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, теркәү процедурасын узган барлык сәяси партияләрнең вәкилләре, шулай ук республика гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша. Безгә «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары үз басмаларында бушлай мәйдан бүлү буенча жирәбә үткәрү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте», - дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов үз чыгышында.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе депутатлыкка кандидатларның җиде республика исемлеген һәм бермандатлы сайлау округлары буенча 236 кандидатны теркәде.

«Бердәм Россия»дән – 41, «Гадел Россия»дән – 42, ЛДПРдан – 43, КПРФтан – 30, «Россия коммунистлары» партиясеннән – биш, Үсеш партиясеннән (Партия Роста) һәм «Яблоко» партиясеннән берәр кандидат теркәлде. 10 августтан сайлау кампаниясенең яңа этабы – гаммәви мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе башлана. Закон кандидатлар һәм сәяси партияләргә эфир вакытын бушлай нигездә куллануга гарантия бирә», - дип искәртте Шаһиәхмәтов.

Алда торган сайлауда «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе филиалы (ике телеканал һәм бер радиоканал), «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ (бер телеканал һәм бер радиоканал), «Татмедиа» АҖ (ике телеканал һәм биш радиоканал) бушлай эфир вакыты тәкъдим итә. Бушлай эфир вакыты бирүдә беренче тапкыр «Татарстан 24» телеканалы да катнаша.

«Закон нигезендә һәр каналда сайлау алды агитациясе өчен эш көннәрендә – 30 минут, ә көненә ике сәгатьтән кимрәк эшли торган каналларда гомуми эфир вакытының дүрттән бер өлеше бирелә», - диде республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

«Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе һәм «Татарстан 24» телеканалында тәкъдим ителгән эфир вакытының гомуми күләме 570 минут тәшкил итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100