news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тиешле финанслау булмау сәбәпле, Кавал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла

2017 елда Кавал авылында башлангыч мәктәп эшчәнлеге өчен 360 мең сум бюджет акчасы сарыф ителгән.

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”). Питрәч районының Кавал авылындагы бердәнбер мәктәп ябыла. Узган елда Кавал башлангыч мәктәбен тотуга 360 мең бюджет акчасы сарыф ителгән булган. Әлеге карар Татарстан хокукый мәгълүматы рәсми порталында урнаштырылган.

“Ковали башлангыч мәктәбен ябу биредә эшчәнлек алып бару өчен тиешле финанслау булмау белән бәйле”, - диелгән карар текстында.

Әлеге уку йорты  2012 елга кадәр азкомплектлы мәктәп статусында торган. 2012 елның 1 сентябреннән башлангыч сыйныф укучылары күршедәге Татар Тау Иле (Татарское Ходяшево) мәктәбенә күчерелгән.

"Мәктәп бинасы яхшы хәлдә һәм район кирәгенә кулланылырга мөмкин”, диелгән әлеге документта. Ике катлы мәктәп бинасы 1987 елда төзелгән, аңа 11,5 млн сум акча тотылган. 

Фотода Татар Таулар Иле мәктәп яны участогы сурәтләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100