news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әти тормышта һәм келәмдә берәүне дә үпкәләтергә теләмәде – Фәнис Галиев

Данлыклы батыр, мәйдан тоткан пәһлеван Данил Галиевның оныклары көрәшче булып китмәсә дә, барысы да спорт юлын сайлаган.

(Казан, 2 апрель, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 1 апрельдә Түбән Каманың “Шинник” спорт корылмасында Татарстанның – 12, Россиянең – 8, Муса Җәлил истәлегенә уздырыла торган бәйгенең 6 тапкыр җиңүчесе булып танылган Данил Галиев истәлегенә ир-егетләр арасында 24 нче тапкыр республикакүләм көрәш турниры узды. Ярышларның мәртәбәле кунаклары арасында легендар батырның тормыш иптәше Ризәлә ханым белән Биектауда яшәүче улы Фәнис тә бар иде.

“Җиде яшьтән көрәш белән шөгыльләндем, Сабан туйларында да бил алышканым булды. Чөнки әти әлеге спорт төренә кечкенәдән мәхәббәт тәрбияләде, үзе белән Сабан туйларына йөртә иде. Үсмер вакытымда татарча көрәш буенча “Татарстан яшьләре” газетасы призына узган республика турнирында җиңү яулаганым да булды. Шулай да спортчы буларак үземне ирекле көрәшкә багышладым, көрәшнең әлеге төре буенча спорт остасы исемен яуладым. Әти ярышларга килеп, көч бирергә вакыт таба иде”, – диде "Татар-информ" хәбәрчесенә, әтисеннән 15 яшендә ятим калган Фәнис Галиев.

Фәнис инде хәзер үзе дә өч ир бала әтисе. Легендар батырның оныклары көрәшче булмаса да, спорт юлын сайлаган икән.

“18 яшьлек олы улым Данил (исемне бабасы хөрмәтенә куштык) – профессиональ хоккейчы. Бүген Россия Яшьләр хоккей лигасында Түбән Каманың “Реактор” командасында уйный, бу сезонда плей-оффта Харламов кубогының ярымфиналына уздылар. Улымның максаты – Континенталь хоккей лигасында уйнау. Моның өчен беренче адымнар ясалды инде. Ул 15 яшеннән аерым яши, тырыша һәм аның белән горурланабыз”, – ди Фәнис Галиев.

Улларының тагын берсе – Данис та хоккейны сайлаган, Биектауның 11-12 яшьлек үсмерләр командасында чыгыш ясый. Кем белә, бәлки төпчегебез көрәшче булыр, ди Фәнис әле 1 яшь тә 4 айлык улы турында.

Фәнис белән әтисе истәлегенә уздырыла торган турнир турында да сөйләштек. Аның фикеренчә, бу турнир татар көрәше буенча дөнья чемпионатына тиң ярыш. Аның елдан-ел дәрәҗәсе арта гына бара.

“Моңа гаҗәпләнергә кирәкми. Бездә татар халкы милли көрәшебезне ярата, ә көрәшчеләр бер-берсе белән дус яши. Әтинең дә дуслары күп иде. Чөнки ул келәмдә генә түгел, тормышта да берәүне дә үпкәләтергә теләмәде. Гадел, киң күңелле, ачык кеше иде. Шуңа да аның истәлегенә турнирны оештырганда да ярдәм итүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр күп”, – ди Фәнис Галиев.

Исегезгә төшерәбез, Данил Галиев истәлегенә 24 нче турнирда командалар арасында беренче урынны – Яңа Савин районы көрәшчеләр командасы яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100