news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әти-әниләргә баланы автокреслода йөртергә автоинспекция һәм табиблар өйрәтәчәк

Татарстанда балалар юл-транспорт травматизмын кисәтү максатын тоткан “Куркынычсыз балачак” проекты старт ала.

Әти-әниләргә баланы автокреслода йөртергә автоинспекция һәм табиблар өйрәтәчәк

(Казан, 19 август «Татар-информ»). Дәүләт автоинспекциясе, җәмәгатьчелекне һәм перинаталь үзәкләр табибларын җәлеп итеп, кечкенә балалары булган ата-аналарны автокресло файдаланырга өйрәтәчәк.

“Куркынычсыз балачак” проекты кысаларында, 20 август көнне Казанда, Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә (Оренбург тракты, 138) 11.00 сәгатьтә әти-әниләр өчен махсус дәресләр үткәрелә.

Балаларны юл-транспорт чараларында зыян күрүдән саклау өчен перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында гамәлгә ашырылучы әлеге проект өч елга исәпләнгән.

Ата-аналарны автомобильдә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә өйрәтә торган бердәм укыту системасы 2019 елда Россиянең 30 төбәгендә сынала. 2019-2021 елларда ул 85 төбәкнең 100 шәһәрен колачлаячак.

Проект РФ Президентының “2024 елга кадәр чорда илкүләм максатлар һәм Россия Федерациясен үстерүнең стратегик бурычлары турында”гы май Указын, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проектының “Юл хәрәкәте иминлеге” федераль проектын башкару буенча 2018-2024 елларга Россия Федерациясендә юл хәрәкәте иминлеге стратегиясен үтәү кысаларында гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100