Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әти-әниләре “Боярышник”тан агулану сәбәпле, сигез бала ятим калган
Аларның бишесенең әтисе һәм әнисенең балаларына булган хокуклары алынган булган.
(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”). Иркутскида әти-әниләре составында спирт булган ментаноллы сыекча эчеп агуланып үлгән балалар саны арткан. Бу хакта "Интерфакс"ка төбәкнең социаль үсеш министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткән.
"Сигез бала ятим калды, аларның бишесе башка гаиләләрдә яши, чөнки әти-әниләре балаларына булган хокукларыннан мәхрүм ителгән. Ике бала әбиләрендә яши, алар опекунлыкны рәсмиләштереп йөри. Тагын бер бала әлегә тернәкләндерү үзәгендә тора, аларга опекуннар сайлыйлар”, - дигән матбугат хезмәте вәкиле. Аның сүзләренчә, фаҗига нәтиҗәсендә җиде бала дөм ятим калган – аларның биологик әтисе дә, әнисе дә үлгән. Тагын бер баланың әнисе үлгән, ә әтисе Иркутск өлкәсеннән читтә, һәм ул баланы әбисе карамагына тапшырырга риза.
Элек хәбәр ителгәнчә, алты бала ятим калган, аларның бишесе әти-әнисе белән тормаган. Иркутск өлкәсе губернаторы Сергей Левченко төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгына шушы балаларга ярдәм күрсәтүне йөкләгән. Әлеге министрлык мәгълүматы буенча, Иркутскида 77 кеше суррогат алкогольдан агуланып үлгән, тагын 16 кеше хастаханәдә кала бирә.
Ялган алкоголь эчеп күпләп агулану очрагы Иркутскиның Ново-Ленино микрорайонында булган. 25-50 яшьлек кешеләрне 17 декабрь кичендә хастаханәләргә китерә башлаганнар. Беренчел белешмәләр буенча, аларның барысы да ванналар өчен чыгарылган "Боярышник" концентраты дип аталган парфюмерия-косметика чарасы эчкән. Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән белешмә буенча, концентратта булган метил спирты яки метанол агулануга китергән сәбәп исәпләнә. Ә шушы концентрат кабына составта этил спирты булуы язылган булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз