news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әти-әниләр электрон чиратта балалар бакчасын алмаштыра ала

Татарстанда электрон чиратта 400 дән артык кеше балалар бакчасын алмаштырды.

Әти-әниләр электрон чиратта балалар бакчасын алмаштыра ала
Михаил Захаров

(Казан, 26 февраль, "Татар-информ"). Татарстанда электрон чиратта 400 дән артык кеше  балалар бакчасын алмаштырды. Гыйнвар азагыннан башлап, дәүләт хезмәтләре Порталында әти-әниләр онлайн-формада балалар бакчасын алмаштыра ала, дип хәбәр итә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлгы матбугат хезмәте.

"Без халык арасында көтелгән хезмәтне чынга ашырабыз, - дип белдергән Татарстан Премьер-министры - мәгълүматләштерү һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов.

"Татар-информ" Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде, дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot