news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТИҮ дә республика һәм шәһәр көне уңаеннан матбугат конференциясе узды

ТИҮ дә республика һәм шәһәр көне уңаеннан матбугат конференциясе узды

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгендә республика көненә багышланган матбугат конференциясе булып узды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Юныс Камалетдинов, үзәк активистлары исеменнән, массакүләм-мәгълүмат чаралары вәкилләрен якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләде. Тиү җитәкчелеге 30 августта уздырыла торган бәйрәмнең шәһәр һәм республика бәйрәме түгел, ә Татарстан Республикасының Дәүләт Декларациясен кабул итү бәйрәме буларак үткәрелергә тиешлегенә басым ясады.

Шушы уңайдан Татар иҗтимагый үзәге тарафдарлары иртәгәдән шәһәрдә пикетлар үткәрелә башлавы хакында да хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, беренче пикет Беренче май мәйданында Муса Җәлил һәйкәле янында һәм икенче пикет Лев Гумилев һәйкәле янында оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot