Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әти булулары авыр икән... – "Ватаным Татарстан" газетасы
Бер генә бәйрәмне дә калдырмаска тырышабыз. Ноябрь аенда Артиллерия көне белән тәбрик итеп кайттык, Яңа елда да булдык каберендә, ди Гүзәл Әхмәтшина.
(Казан, 26 февраль, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Илнар Хөснуллин). Узган елның декабрендә башкаланың 113 нче мәктәбенә Россия Герое Марат Әхмәтшин исеме бирелде. Кичә бу уку йортына якташыбыз хөрмәтенә истәлек тактасы куйдылар. Әлеге чарага Маратның хатыны Гүзәл белән өч баласы да килде. Ә бүген алар Лаеш районының Атабай авылына – әтиләренең каберен зиярәт кылырга барачак. Сүриядә һәлак булган капитан Әхмәтшинны июнь аенда җирләделәр.
– Безнең өчен 23 февраль һәрвакыт зур бәйрәм булды, – дип сөйли Гүзәл Әхмәтшина. – Марат – хәрбиләр гаиләсеннән. Бабасы да хәрби кеше булган, әтисе дә. Шуңа күрә безнең өчен зур мәгънәгә ия көн бу. Мин, гомумән, 23 февраль ул – армиядә булган кешеләрнең генә бәйрәме дип уйлыйм. Узган ел бу көнне әтиебез безнең янга кайта алмады. Ял бирмәгән өчен командирына үпкәләп тә йөргән иде. Быел менә Марат янына үзебез барабыз. Бер генә бәйрәмне дә калдырмаска тырышабыз. Ноябрь аенда Артиллерия көне белән тәбрик итеп кайттык, Яңа елда да булдык аның каберендә.
Узган елның 3 июнендә Сүриядә якташыбыз һәлак булганны киң җәмәгатьчелек вакыт узгач кына белде. Август ахырында Казан Кремлендә Татарстан Президенты катнашында узган чарада Марат Әхмәтшинга Россия Герое исеме бирелү турындагы таныклыкны һәм “Алтын Йолдыз” медален аның гаиләсенә тапшырдылар. Кайчандыр балалар тавышыннан гөрләп торган фатирда бүген өч кенә кеше калган. Марат белән Гүзәлнең олы кызлары Зәринә хәзер Мәскәүдә Президент кадет корпусында белем ала. Өченче сыйныфта укучы уллары Әмирне исә Казандагы Суворов училищесында көтәләр. “Кызыбызның башта китәсе килмәгән иде. Аннары ризалашты инде. Бик сагына. Улыбыз исә хәрби булырга хыяллана. Бераз шөлләсәм дә, аның бу теләгенә каршы килә алмыйм. Ул барысын да хәл иткән инде”, – ди әниләре.
Марат белән Гүзәл башкала читендәге Осиново бистәсендә яшәгән. Кунак бүлмәсе фото белән тулган. Аларда яшь гаиләнең бәхетле вакытлары чагыла. Тик бәхетләре генә гомерле булып чыкмый. Егет белән кыз Лаеш районының Атабай авылында таныша. Икесе дә шунда кунакка кайтып йөри. Авылда башланган дуслык шәһәрдә дә дәвам итә. Җитмәсә, икесе дә бер тирәдә яши икән. Марат артиллерия училищесын тәмамлагач, гөрләтеп туй итәләр дә, ике атна узуга, яшь гаилә башлыгының хезмәт урынына юл тоталар. “Туй сәяхәте” Төньяк Кавказга билгеләнә һәм сигез елга сузыла. Әхмәтшиннар Кабарда-Балкар республикасында урнашкан Прохладный шәһәрендә яши. Шунда ике балалары туа. Шул арада Марат “кайнар нокта”ларга да барып кайтып өлгерә. Хәзер Гүзәл ул елларны тормышларындагы иң бәхетле чор дип искә ала.
“Кая барасын алдан ук белгәндер”
Капитан Әхмәтшин хезмәт иткән полк таркатылгач, гаилә Казанга күченеп кайта. Аларга башкала читендә фатир бирәләр. Марат транспорт оешмасына инженер булып урнаша, аннары йөк машиналары ширкәтенә күчә. Әмма хәрби кеше “тыныч” тормышка ияләнеп китә алмый. Пенсиягә чыгарга да өч ел вакыт бар. Шулай итеп, гаилә башлыгы кабат армиягә әйләнеп кайтырга карар кыла. Узган елның декабрендә ул яңа хезмәт урынына – Түбән Новгородка юл тота. Җәйгә таба гаиләсе дә шунда күчеп китәргә җыена. Әмма өлгермиләр.
– Миңа калса, Марат үзен кая җибәрәселәрен алдан ук белгәндер. Тик безгә сиздермәде. Китәр вакыты җиткәч, Санкт-Петербург янында ниндидер яшерен корал сынаячакларын әйтте. Өч айга китәчәкләр, аннан шалтыратып та булмаячак икән, – дип сөйли Гүзәл. – Соңгы очрашуыбызны бик яхшы хәтерлим. Ике көнгә кайткан иде ул. Беренче көнне бөтен өйне ялтыратып җыештырып, мин эштән кайтуга кичке аш әзерләп куйган иде. Икенче көнне балалар белән мәш килде. Ә китәсе көнне мине укуга озатып калды. Имтихан тапшырып йөргән вакытым иде.
“Әле ярый гранатасы шартламаган”
Апрель аенда була бу очрашу. Ә аннары Маратны Сүриягә җибәрәләр. Гаилә башлыгы өйдәгеләргә бу хакта хәбәр итми. Тик сер барыбер чишелә. Ире шалтыраткач, Гүзәлнең телефонында “Сүрия” дигән язу чыга. “Күз алларым караңгыланып китте. Кызымны чакырып китердем. Ә ул язуны күрде дә елап җибәрде. Кызымны тынычландырырга тырышам. Әтиеңнең Цхинвалга да барганы булды, исән кайтты бит, бу юлы да берни булмас, дим. Марат та борчылмаска куша. Барысы да яхшы булачак, калганын кайткач сөйләрмен, ди. Аның белән телефоннан башкалар аңламасын өчен татарча гына сөйләштек, – дип хатирәләргә бирелә өч бала анасы. – Дөресен әйткәндә, бу вакыйгага кадәр Сүриядә булган хәлләргә игътибар да бирми идем. Өч баланы карыйсы, эшкә барасы бар – яңалыклар кайгысы- мыни? Сүриядә ниндидер зур сугыш чыккандыр, минем ирем әнә шул ут эченә барып кергәндер дип күз алдына да китерә алмый идем. Ни өчен минем ирем иң куркыныч урынга барып эләккән? Бу сорауга әле дә җавап таба алмыйм”.
Марат өйдәгеләргә соңгы тапкыр 1 июнь көнне шалтырата. Ә 3е көнне хатынын бакча мөдире янына чакыртып алалар. Ниндидер документны дөрес тутырмаган, янәсе. Чыннан да, Гүзәл берничә көн элек ял сорап гариза язган була. Отпуск вакытында Марат хезмәт иткән Түбән Новгородка барып, торыр урын карап кайтырга җыена алар. “Мөдир бүлмәсендә өч ят кеше дә бар иде. Берсе хәрби киемнән. Безнең шәфкать туташы да шул тирәдә бөтерелә. Тик башка бер начар уй да кермәде. Башта Марат белән соңгы тапкыр кайчан сөйләшкәнемне сорадылар. Шунда уйлап куйдым әле: әллә безнең татарча ни сөйләшкәнне тикшерәләр микән? Сөйләшергә ярамый бит. Куркыныч хәбәрне тыңлап та бетерә алмадым. Өскә кайнар су сипкән кебек булды. “Аны әсирлеккә алганнардыр, миңа дөресен сөйләгез”, – дип кычкырдым. Маратны эзләп тапканда, аның кулында граната була. Аллаһыма рәхмәт укыйм – әле ярый әнә шул граната шартламаган. Мәете калмаса, гомеремнең ахырына кадәр иремнең һәлак булганына ышанмас идем. Әмма мин аны барыбер көтәчәкмен. Хәрби кешенең хатыны булганымны беркайчан да исемнән чыгармадым. Әмма мондый хәлне күз алдыма да китерә алмадым. Минем гемоглобиным түбән, шуңа күрә һәрвакыт дару эчеп торам. Маратка: мин синнән иртәрәк үләрмен, аннары син яшь хатын алып кайтырсың инде, дип төрттерә идем. Ә ул, юк, 70 ел узгач, бергә китәрбез, дип тынычландыра иде. Тормышның тәмен белеп яшәр чак җиткән иде. Юк шул, аны татырга язмаган икән”.
“Мой әтием – Герой России”
Туганнарына Көнбатыш хәрби округына кергән үзйөрешле-артиллерия гаубица дивизионының разведка штабы башлыгы капитан Марат Әхмәтшинның Сүриядә батырларча һәлак булганын җиткерәләр. Әйтүләренә караганда, ул берүзе ДАИШның (Россиядә тыелган террорчылык төркеме – ред.) 200 сугышчысына каршы тора. Сугыш кырыннан тартып чыгарганда, Марат өч литр канын югалткан була. Яраланган капитан 3 июнь көнне җан бирә. “Аңа һәрвакыт бер сүзне кабатладым: Марат, ашыгып, адым ясама. Сине өйдә хатының, балаларың көтә. Батырлыгыңны аңларлармы? Әлбәттә, ул – каһарман. Әмма безнең өчен ул элек тә каһарман иде. Ә икенче яктан уйласаң, Марат бер генә адымга артка чигенсә дә, аннары моның өчен үзен кичерә алмас иде. Һәрвакыт гадел булды, ялганны, хыянәтне яратмады, – дип сөйли Гүзәл. – Беренче вакытны ир-атларны күралмас дәрәҗәгә җиттем. Ни өчен башкалар исән, ә минем ирем үлгән? Кайгыдан кечкенә кызым тартып чыгарды. Аллаһы Тәгалә безгә аны шуның өчен бүләк иткәндер инде. “Мой әтием – Герой России”, – дип такылдаучы сабый артыннан йөгереп, бераз онытылып торам. Зурлары исә хисләрен тышка чыгармаска тырыша. Әтиләре турында сөйләшмәгәч, мин әйтәм, әллә аңлап бетермиләр микән? Аңлыйлар икән. Берсендә әтисе турында хатирәләрне, аларның соңгы сөйләшүен шигъри юлларга салган идем, шуны укыганда улыбыз үкси-үкси елады”.
Узган елның июненә кадәр Әхмәтшиннар гаиләсе зур хыяллар белән яши. Марат Сүриядән кайткач, Гүзәлнең 35 яшьлеген зурлап бәйрәм итәргә җыеналар. Әмма туганнарны һәм дусларны июльдә түгел, ә июнь башында ук җыярга туры килә. “Аны командировкага киткән дип уйларга тырышам. Һәлак булганына ышанасы килми. Беренче вакытны мәшәкать артыннан чабып йөрү ярдәм итте. Тормыш туктап калыр дип уйлаган идем. Юк икән, ул дәвам итә, Маратның һәлак булганына инде тугыз ай вакыт узган. Бу вакыйгалар да кичә генә булган кебек. Аны алып кайтулары, җирләүләре – барысы да күз алдында, – дип күз яшьләрен сөртә Гүзәл. – Безне ташламадылар. Түлисе акчаларны түләделәр. Пенсиясе килеп тора. Беренчесе килгәч, тагын утырып еладым. Ул үлгән, ә без аның акчасына яшәргәме? Хәтта бераз оят та булды. Төрле чараларга чакыралар. Бүләкләр бирәләр. Быел хәтта күпбалалы ана икәнемне искә төшерделәр, сәхнәгә чыгарып, Рәхмәт хаты тапшырдылар. Менә, мин әйтәм, Марат, синең теләкләрең тормышка аша. Безне күрәләр, тик син генә арабызда юк, дим. Ватан алдындагы бурыч – барысын да аңлыйм. Әмма без нишләргә тиеш? Улыбыз үсеп килә. Аның белән әтисе кебек сөйләшә алмыйм. Ул беркайчан да кычкырмады, балалар да әти сүзенең ни икәнен яхшы чамалый иде. Әти дә, әни дә булу авыр икән. Иптәшләре сөйләде: Маратның хәрби академиягә укырга керәсе килгән, безнең тормышны тагын да яхшыртырга теләгән. Аның бөтен хыялы балалар һәм гаилә белән бәйле иде. Өйдә бөтен нәрсә аны искә төшереп тора. Кухняда аның урындыгына утырып чәй эчәм, икебезнең караватка ятып йоклыйм. Хәтта бу фатирдан күченсәк тә, Маратка хыянәт иткән кебек булыр иде. Менә хәзер иремнең рәсемен чигеп ясый башладым. Аның эшләрен дәвам иттерәсем, аның истәлеген саклыйсым килә”.
Саубуллашканда Гүзәл безгә Маратның “Алтын Йолдыз” медален дә күрсәтте. “Аны кешегә күрсәтмәскә тырышам, – ди ул. – Арабызда әллә кемнәр бар бит...”
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз